ТР Президенты коррупциягә каршы совет утырышын уздырды

2011 елның 29 августы, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча Совет утырышы булды. Видеоконференция режимында барган утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Аның эшендә Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, федераль салым хезмәтенең территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре һәм башка вәкаләтле затлар катнашты.

Утырышның көн кадагына өч сорау куелган иде. Аның беренчесе - банкротлык эшләрендә кулланылучы процедуралар һәм моның өчен вәкаләтле булган затларның, контроль-күзәтү органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында ТР Арбитраж суды Рәисе урынбасары Йосыф Сәхапов, Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, “Арбитраж идарә итүчеләр гильдиясе” үзидарә оешмасы” коммерцияле булмаган партнерлык советы рәисе Илдар Хәйруллин хисап тотты. Норматив хокукый актлар һәм мондый акт проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәсьәләсе буенча ТР Юстиция министрлыгы идарәсе башлыгы Гөлнара Сергеева чыгыш ясады. Өченче мәсьәлә итеп, Буа һәм Арча муниципаль районнарында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру, шул исәптән, югары уку йортларын тәмамлаучыларны максатчан контракт нигезендә әзерләү мәсьәләсе тикшерелде, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов доклады тыңланды.
Гомумән әйткәндә, утырышта республика икътисадының төрле юнәлешләренә кагылышлы булган коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәте аспектлары турында сүз барды. Банкротлык билгеләре юридик затның өч ай эчендә акчалата бурычлар буенча кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерә алмавында чагылыш таба. Бурычлыны гамәлгә куючылар, аның милке өчен җавап бирүче, башкарма хакимият федераль органнары, ТР башкарма хакимият органнары, оешмаларның банкротлыгын кисәтү буенча, шул исәптән, аларның түләүгә сәләтлелеген тергезү буенча чаралар күрергә тиеш. Бурычларны каплауга ирешү юнәлешендә финанс ягыннан тернәкләндерү процедурасы эшкә җигелә. Әмма Россиядә һәм Татарстанда тамыр җәйгән практикага күз салсак, финанс ягыннан тергезү белән бәйле процедураларга караганда конкурс производстволары өстенлек итә.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге мәгълүматларына караганда, 2007 нче елдан башлап республика Арбитраж суды тарафыннан банкротлык буенча 5500 дән артык эш каралган. Төгәлләнгәннәрнең 49 проценты конкурс производствосы белән тәмамланган. Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә билгеләп узганча, банкротлыкка чыккан предприятиеләрне финанс ягыннан тергезү буенча мактанырлык нәтиҗәләр юк. Кредиторларга бурыч күләме 20 миллиард сумнан да артып киткән. “Безнең төп проблема шунда – без беркайчан да предприятиене банкротлык халәтенә китереп җиткергән факторларга анализ бирмибез, бу очракта гаеплеләр җаваплылыкка тартылырга, хәтта “кара исемлек” төзелергә тиеш”, - дип саный Татарстан Президенты. Бу юнәлештә ул арбитраж идарә итүчеләрне тәнкыйть утында тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International