Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Нью-Йорк штаты (АКШ) делегациясе белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларны кыскача гына республикадагы социаль-икътисади вәзгыять белән таныштырды, икътисадның төп тармакларына характеристика бирде, үсешнең аеруча өстенлекле юнәлешләре хакында сөйләде. Ул исәртеп узганча, 2010 ел нәтиҗәләре буенча Россия төбәге буларак Татарстан Республикасы һәм АКШ арасындагы тауар әйләнеше күләме 225 миллион доллар тәшкил иткән. Татарстанда Америка инвесторлары катнашында 40 тан артык предприятие эшли. Без АКШ компанияләре белән үзара хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен туплауга ирештек, диде Рөстәм Миңнеханов. Республикада үсеш кичерүче ИТ-өлкәдәге предприятиеләр арасында без IBM, Microsoft, Hewlett Packard кебек дөнья күләмендә танылган компанияләр, шулай ук Ernst&Yang, PricewaterhouseCoopers аудиторлык коомпанияләре һәм башкалар белән хезмәттәшлек итәбез.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2010 елда Татарстан Республикасы делегациясенең АКШка һәм Силикон үзәненә визиты хакында сөйләде.
Татарстан АКШ белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдергән тагын бер юнәлеш – мәгариф өлкәсе, диде ТР Президенты. Әлеге мәсьәләдә югары мәктәпне реформалаштыруга аерым игътибар бирелә. Рөстәм Миңнеханов кунакларга республикада гамәлгә ашырылучы “Алгарыш” программасы, Ауропа һәм Американың кайбер югары уку йортлары белән хезмәттәшлек хакында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов студентлар, укытучылар белән алмашу, студентлар һәм аспирантлар арасында элемтәләрне киңәйтүне АКШ вузлары белән хезмәттәшлекнең мөһим өлеше дип атады.
Алга таба Татарстан Президенты кунакларга кыскача гына республиканың спортта ирешкән казанышларын тәкъдим итте, якындагы елларда Казанда узачак дөньякүләм дәрәҗәдәге вакыйгалар хакында искәртте. Безгә спортны үстерү һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда АКШ тәҗрибәсе дә кызыклы, диде ул.
Нью-Йорк штаты Ассамблеясы вәкиле Алек Брук-Красный, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка үзләренә карата күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Нью-Йорк штаты делегациясе Казан белән танышырга өлгергән инде. Алар Казан Кремлендәге мәчеттә һәм православие чиркәвендә, шулай ук ИТ-паркта булган һәм югары технологияләр үсеше өчен әлеге мәйданчыкны югары бәяләгән.
Нью-Йорк штаты делегациясе вәкилләре икътисадка инвестицияләр җәлеп итү, энергия саклау технологияләрен, калдыкларны эшкәртү, су чиастаруда заманча технологияләрне үстерү, нанотехнологияләрне гамәлгә кертү, шулай ук мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, шул исәптән студентлар һәм вуз укытучылары белән фәнни алмашу кебек өлкәләрдә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне дәвам итү фикерен хуплады.
Нью-Йорк штаты делегациясе вәкиле, Олбани каласы шәһәр советы әгъзасы Антон Конев Олбани шәһәре исеменнән Рөстәм Миңнехановны Нью-Йорк штатына визит ясарга чакырды. Аның сүзләренә караганда, шундый сәфәрләр ярдәмендә төбәкләр һәм илләр арасында тыгыз мөнәсәбәтләр җайга салына.