Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан милли тикшеренү технология университетында (КМТТУ) “Автоматизация һәм технологик процесслар белән идарә итү системалары” укыту лабораториясе ачылу тантанасында катнашты. “Yokogawa Electric Corporation” компаниясе президенты Шузо Кайхори, Япониядән килгән башка мәртәбәле кунаклар, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, студентлар, яшь галимнәр тантананың шаһитлары булды.
Иң элек кереш сүз белән университет ректоры Герман Дьяконов мөрәҗәгать итте. “Yokogawa Electric Corporation” компаниясе президенты Шузо Кайхори килүе университет тормышында зур вакыйга. Автоматизация өлкәсендә уртак лаборатория ачып җибәрүебез безнең өчен бик әһәмиятле”, – дип сәламләде ул дәрәҗәле кунакларны.
“Татарстанда хәзерге вакытта тотрыклы икътисади үсеш күзәтелә һәм республика тагын да активрак үсешкә әзер. Сәнәгый автоматизациянең алдынгы технологияләре белән коралланган “Иокогава”, табигый ресурслар эшкәртү һәм энергетика өлкәсендә эшләүче Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлек итү максатын куя. Алдынгы технологияләрне эшкә җигү белән беррәттән, без республика предприятиеләре үсешендә мөһим роль уйный алырлык персоналның һөнәри үсешен тәэмин итү бурычын да күзаллыйбыз. Нәкъ менә шуның өчен без биредә Казан фәнни-тикшеренү университетында техник үзәк ачарга булдык”, – дип белдерде Шузо Кайхори чыгышында.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның нефть химиясе өлкәсендә алдынгы төбәкләрнең берсе булуын, республикада фәнни-белем бирү базасының тотрыклы һәм нык булуын ассызыклады. “Без куәтле фәнни база, белгечләрне югары дәрәҗәдә әзерләү, проектларга җитди төстә тотынып, аларны гамәлгә ашыру белән горурлана алабыз”, - дип билгеләп үтте Президент.