ТР Хөкүмәте сайтында Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы онлайн-трансляцияләнәчәк

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 2017 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышы онлайн-трансляцияләнәчәк.

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле мәсьәләсе буенча еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.   

Трансляциягә Интернет-сылтама Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталының төп сәхифәсендә урнаштырылачак (www.prav.tatarstan.ru). 

Чара иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International