Татарстан Президенты “Россия" телеканалына интервью бирде

2011 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елда Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясе күләме 2 триллион сум тәшкил итәргә мөмкин. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия» телеканалы хәбәрчесе Ирина Россиуска биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.

Ул искәртеп узганча, 2010 ел нәтиҗәләре буенча республикада сәнәгать продукциясе күләме 1 триллион сумнан артып киткән.

Татарстанда машина төзелеше, нефть чыгару һәм нефть химиясе төп сәнәгать тармакларыннан санала. Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, нефть химиясе тармагы республика икътисады өчен “үсеш ноктасы” булырга тиеш – Түбән Камада Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын сәнәгый файдалануга тапшыру тармакның алдагы үсешенә этәргеч бирәчәк.

Бүгенге көндә бездә булган нефть химиясе заводлары модернизацияләнә, дип белдерде Татарстан Президенты, алар тарафыннан эшләп чыгарыла торган продукция күләмен ике тапкыр арттырырга ниятлибез.

"Россия" телеканалына биргән интервьюсында Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада машина төзелеше комплексын үстерү, Татарстан территориясендә урнашкан “КАМАЗ” ААҖнең стратегик проектлары, “Соллерс” компаниясенең планнары хакында сөйләде.

“Алабуга” махсус икътисади зонасы да читтә калмаган – бүгенге көндә аның 16 резиденты бар һәм тагын өч компания өчен резидентлар статусы хупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International