Казанда 2013 елда узачак җәйге Универсиаданы үткәрүгә әзерлек Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Российская газета”ның баш мөхәррире Владислав Фронинга биргән интервьюсының төп темасы булды.
Интервью эшлекле иртәнге аш форматында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Республика башлыгы Универсиадага әзерлек кысаларында спорт инфраструктурасы объектлары төзелеше һәм аларны алга таба файдалану, “Универсиада авылы” проекты, республиканың спорт командалары хакында сөйләде. Аерым алганда, сүз “Рубин” футбол клубы һәм югары казанышлар спорты хакында барды.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, 26 нчы Бөтендөнья студентлар уеннары узган Шеньжень (Кытай) тәҗрибәсе Татарстанда да кулланылачак. Ул билгеләп үткәнчә, Шеньженьга сәфәр барышында Татарстан белгечләре Кытай коллегаларының 2011 елгы җәйге Универсиадага әзерлеге белән танышкан һәм кайбер җитешсезлекләрне дә күргән.
Моннан тыш, эшлекле иртәнге ашта Казанның транспорт челтәрен яңарту, “Казан” Халыкара аэропортын һәм Татарстан башкаласы тимер юл вокзалын реконструкцияләү темалары кузгатылды.
Татарстан Президенты быелгы уңыш һәм тулаем алганда республикада агросәнәгать комплексын үстерү турындагы сорауларга да җавап бирде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Владислав Фронин нефть базарындагы вәзгыять хакында да фикер алышты