Татарстан Премьер-министры: Социаль партнерлык буенча килешүләр төзүдә уңай динамика күзәтелә

2017 елның 22 сентябре, җомга

Татарстанда социаль-партнерлык буенча төзелгән 203 килешү эшли, шуларның икесе республиканыкы, 25 - тармак, 45 - территориаль, һәм 131 территориаль тармак килешүе. Бу хакта бүген Казанда Республика социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссия утырышында билгеле булды. Тантаналы утырыш бу комиссия оештырылуга 25 ел тулуга багышланган иде.

“Бу комиссия - социаль-партнерлык системасының әйдәп баручы оештыручы звеносы, иң кискен социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча уйланылган карарлар кабул итү мәйданчыгы”, - диде үзенең сәламләү сүзендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин.

Ул шулай ук социаль-партнерлык системасын оештыруда, үстерүдә һәм ныгытуда катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Алексей Песошин ассызыклаганча, комиссиянең эшчәнлеге ярдәмендә республикада территориаль, территориаль-тармак һәм тармак килешүләре гамәлгә ашырыла. Алар тарафыннан оешмалар хезмәткәрләре өчен өстәмә социаль гарантияләр һәм ташламалар билгеләнә.

“Соңгы ике елда социаль партнерлыкның барлык дәрәҗәләрендә килешүләр төзү буенча уңай динамика күзәтелә”, - диде ул.

“Барлык якларның үзара хезмәттәшлеге, даими очрашулар, актуаль проблемаларны хәл иткәндә консультацияләр уздыру белән республикада социаль өлкәне үстерүдә сизелерлек уңышларга, җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкка ирешелә”, - дип йомгаклады Хөкүмәт башлыгы.

Республика профсоюзлары белән актив хезмәттәшлеге өчен Алексей Песошинга ТР Профсоюзлар федерациясенең “Социаль партнерлык өчен” дигән күкрәк билгесе тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International