ТР Президенты – лаешлыларга: Сезнең район алга таба да лидерлар сафында булыр дип уйлыйм

2017 елның 23 сентябре, шимбә

Бүген Лаеш шәһәренең 460 еллыгы һәм район оешуга 90 ел тулу хөрмәтенә бәйрәм чаралары уза. Юбилей даталары белән биредә гомер итүчеләрне районда эш сәфәре белән булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Төп бәйрәм чаралары шәһәрнең Яр буенда уза, монда Татарстан Республикасы Президенты да булып китте. Рөстәм Миңнеханов “Көз нигъмәтләре”, “Осталар шәһәре” декоратив-кулланма сәгать осталары ярминкәләрен, “Лаеш плэнеры” рәссамнар иҗади эшләре күргәзмәсен карады, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе белән танышты. Шулай ук ул белем бирү учреждениеләре укучылары белән аралашты, аларның казанышлары турында сорашты.

Яр буеның төп мәйданында мәртәбәле кунаклар һәм шәһәрлеләр өчен бәйрәм концерты оештырылган иде.

“Хөрмәтле лаешлылар һәм шәһәр кунаклары, чын күңелдән сезне бәйрәмнәр белән тәбриклим. Шәһәрегез искиткеч, ә иң мөһиме – искиткеч кешеләр. Без сезнең районда социаль-мәдәни өлкәдәге үзгәрешләрне, эшмәкәрлек үсешен, инвесторлар җәлеп итү буенча эшчәнлекне күрәбез. Бу бик сөенечле динамика, һәм без моңа сезнең белән бергә шатланабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.

Президент районга нигез салган, район бүгенге көндә үсештә булуны тәэмин иткән кешеләрне онытмаска кирәклегенә басым ясады.

“Мондый бәйрәмнәр очрашырга мөмкинлек бирә. Бүген без бер төркем объектларны карадык, алга таба перспективалы планнарыгыз хакында белдек. Сезнең район алга таба да лидерлар рәтендә булыр дип уйлыйм. Ә без сезгә ярдәм итәрбез”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев бүгенге көнне муниципалитет халкы өчен "үзенчәлекле” дип атады. “Без берьюлы ике юбилейны билгеләп үтәбез. Районыбыз тарихы, традицияләре һәм, әлбәттә, кешеләре белән дан тота. Бездә булдырылган барысы да – сезнең ярдәмегез белән. Һәм мин сезгә зур рәхмәт әйтәм”, - дип мөрәҗәгать итте ул җыелганнарга.

Рәсми өлеш ахырында Рөстәм Миңнеханов төрле өлкә алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Моннан тыш, Татарстан Президенты Лаеш районына Ford Transit машинасы бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International