Бүген РФ транспорт министры Игорь Левитин Татарстан башкаласында 2013 елгы Универсиадага Казанның транспорт инфраструктурасын әзерләү буенча киңәшмә үткәрде.
ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
ТР Хөкүмәте башлыгы Россия Транспорт министрлыгына Казанның транспорт инфраструктурасын 2013 елгы Универсиадага әзерләүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Транспорт – теләсә кайсы киң колачлы проектның нигезе, диде ул.
Илдар Халиков шулай ук Татарстан делегациясенең 2011 елда Кытайның Шеньжень каласында узган 26 нчы Бөтендөнья студентлар уеннары барышында транспорт инфраструктурасын оештыру тәҗрибәсен өйрәнүе хакында искәртте. Бу Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрүдә иң катлаулысы, дип саный ул.
Казан мэры Илсур Метшин 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына Казанның урам-юл челтәрен үстерү эшләренең барышы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Казанның Урам-юл челтәрен үстерү программасы кысаларында шәһәрдә 65,1 чакрым озынлыктагы 23 юл төзү һәм реконструкцияләү күздә тотыла, шуның 15,75 чакрымы – яңа төзелүче, 49 чакрымы төзекләндерелүче юллар. Шәһәрдә шулай ук 12 транспорт чишелеше һәм 45 җәяүлеләр кичүе төзелә, шәһәрнең 73 урамына капиталь ремонт үткәрелә.
12 транспорт чишелешенең дүртесендә хәрәкәт ачылган инде, 7 җәяүлеләр кичүе файдалануга тапшырылган.
Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, 2011 ел ахырына Әмирхан һәм Чистай урамнары чатындагы тарнспорт чишелешендә хәрәкәтне ачу планлаштырыла.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин транспорт инфраструктурасы объектларының 2013 елгы Универсиадага әзерлеге хакында бәян итте. Ул “Казан” Халыкара аэропортын реконструкцияләү, 1А терминалы төзелеше, дәүләт чиге аша үткәрү пунктларына заманча җиһазлар урнаштыру эшләре хакында сөйләде. Моннан тыш, “Казан” Халыкара аэропорты федераль акчаларга яңа аэронавигация җиһазы сатып алачак.