Бүген Казан – Яшел Үзән автомобиль юлының 11,3 чакрым озынлыктагы реконструкция үткәрелгән участогы файдалануга тапшырылды. Чарада Россия транспорт министры Игорь Левитин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“Барыгызны да әлеге участокның ачылуы белән котлыйм. Эшегез өчен зур рәхмәт! Кешеләр яхшы юлларга бик тә мохтаҗ”, - диде Игорь Левитин.
“Бүген Нократ елгасы аша салынган яңа күпер ачтык, инде менә әлеге юлны ачабыз. Боларның барысы да федераль программалар ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Барлык яңа юллар да иң югары стандартлар нигезендә төзелә. Безнең пордрядчылар да эшне сыйфатлы итеп башкара. Барлык юллар да шундый дәрәҗәдә булырга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыл тасманы кискәннән соң яңа трасса буйлап “Каздорстрой” үзбушаткычлары узды һәм участок рәсми төстә ачылды.
Реконструкция үткәрелгәннән соң трасса 1Б категориясенә җавап бирә. Ул Яшел Үзәнгә кадәр юлны 20 минутка кадәр кыскартачак. Бу көн саен Яшел Үзәннән Казанга эшкә һәм укырга йөрүчеләр өчен зур әһәмияткә ия.
Объектта реконструкция эшләре 2008 елдан бирле үткәрелә. Бәясе – 1,14 миллиард сум.