Казанга "Лукойл" ГАҖ башлыгы ВаҺит Алиәкбәров килде

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Бүген иртән Казанга "Лукойл" ГАҖ башлыгы Ваһит Алиәкбәров килде.

“Казан” халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов каршы алды.

 “Лукойл “ ГАҖ президентының Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек турында Килешүгә протокол имзалавы, эшлекле сөйләшүләр планлаштырылган.

Моннан тыш, бүген Ваһит Алиәкбәров Казан (Идел буе) федераль университетында лекция укыячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International