РФ Генпрокуроры Юрий Чайка Татарстан башкаласына килде

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка Татарстанга эш сәфәре белән килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков каршы алды. 

Казанда Юрий Чайка Коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләтара совет утырышында катнашачак, әлеге чара бүген Казан Ратушасында узачак. 

Төштән соң РФ Генпрокуроры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International