Татарстанда 2011-2012 елдагы җылыту сезонына әзерлек эшләре ТР Министрлар Кабинетының 586 нчы күрсәтмәсенә таянып алып барыла. Аның нигезендә ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев рәислегендә республика штабы төзелгән, рәис урынбасары – ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, һәм эш планлы гамәлдә.
Җылыту сезонына әзерлеге түбән булган (ә республика буенча әзерлек уртача 90 процент) муниципаль берәмлек җитәкчеләре 9 сентябрь көнне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында штаб утырышында җавап тотарга тиеш була. Бу Лениногорск, Апас, Югары Ослан, Теләчегә кагыла, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында булган брифингта әлеге министрлык җитәкчелеге вәкиле – министр урынбасары Равил Кәримов.