Татарстан Президенты РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка белән очрашты

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка белән очрашты. Чара ТР Президенты резиденциясендә Казан Кремлендә узды.

Искәртик, Юрий Чайка Казанда Коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләтара советның чираттагы утырышын уздырды.

Рөстәм Миңнеханов берничә ил катнашында Советны уздыру урыны итеп Казанны сайлау өчен рәхмәт җиткерде. Юрий Чайка үз чиратында чараны оештыру югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады.

Яклар шулай ук республикада хокук саклауны тәэмин итү һәм ныгыту өлкәсендә Татарстан җитәкчелеге белән прокуратура органнары арасында алга таба багланышлар турында сөйләштеләр.

Шулай ук Юрий Чайка мәртәбәле кунаклар китабында язу калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International