Алексей Песошин Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды,  анда шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Ике яктан да катнашучылар киләчәктә хезмәттәшлек, булган хезмәт элемтәләрен ныгыту турында фикер алыштылар.

Белешмә өчен:

Венгриянең Казандагы генераль консуллыгы 2015 елның апрелендә ачыла. Консул округына Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы, Удмурт Республикасы, Мари Эл Республикасы, Мордва Республикасы, Чуаш Республикасы, шулай ук Самара, Ульянов, Киров һәм Оренбург өлкәләре керә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International