Рөстәм Миңнеханов: Менделеевск районы – тарихи яктан Россия химия сәнәгате барлыкка килгән үзәкләрнең берсе

2017 елның 30 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре белән килде, анда ул  Менделеевск шәһәренең 50 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнехановны Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев озата йөрде. 

Бәйрәм чаралары кысаларында «Ушковский утравы» паркы ачылды. Тойма елгасы яр буенда элеккеге сәнәгать зонасы территориясендә бүген төрле шәһәр чараларын уздыру өчен мәйданы, таш җәелгән җәяүлеләр сукмаклары, бакчасы, балалар һәм спорт мәйданчыклары булган иҗтимагый киңлек урнашкан. 

Парк ачканда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: «Эшләр берничә этапта алып барыла, парк тагын да матураячак һәм үсәчәк. Ышанам, бу урын балалар белән ял итү һәм дуслар белән очрашу өчен кулай урын булачак», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов эш программасының тагын бер пункты социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән яңа йортны тантанлы рәвештә эксплуатациягә тапшыру булды. 68 гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды. Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада яңа торак төзү буенча зур программа гамәлгә ашырыла, аерым алганда, социаль  ипотека буенча да. «Бюджет өлкәсе хезмәткәрләрен, предприятиеләрдә эшләүчеләрне, шулай ук аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү бик мөһим мәсьәлә. Барыгызны да шушы шатлыклы вакыйга белән котлыйм. Менделеевскта мөмкин кадәр күбрәк торак төзелсен иде», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Менделеевскның 50 еллыгына багышланган төп тантанлы чара С.Гассар ис. Мәдәният сараенда узды. Кунакларны сәламләп, район башлыгы Татарстан Республикасы Президентына шәһәр юбилеена әзерләнгәндә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Менделеевск районы – тарихи яктан Россия химия сәнәгате барлыкка килгән үзәкләрнең берсе, диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. Ул игътибар иткәнчә, 2018 елда Л. Карпов ис. химия заводына нигез салуга 150 ел тулачак. «Бу традицияләрне сакларга кирәк. Безнең республика беренче чиратта нефть химиясе һәм газ химиясе җитештерүләре исәбенә үсәчәк. Күптән түгел без минераль ашламалар чыгару буенча заманча "Аммоний" заводын ачтык. Ышанам, Менделеевск районы киләчәктә дә үсәчәк һәм инвестицияләр җәлеп итәчәк», - диде Татарстан Президенты. 

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, районда мәгариф, сәламәтлек саклау, иҗтимагый киңлекләр, социаль яклау һәм демография өлкәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр бар. «Хәзерге заман критерийларына туры килергә, кешеләр эшләсен һәм ял итсен өчен шартлар тудырырга кирәк. Шул чакта яшьләр туган җирләреннән китмәскә тырышачаклар», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аннары ул билгеләп үткәнчә, хәзерге район башлыгы командасы проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә һәм Менделеевскны республика алдынгылары рәтенә чыгарырга сәләтле. 

Азакта районның алдынгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International