Рөстәм Миңнеханов “Колон” җитәкчелеге белән автотрансопрт өлкәсендә табигый газны файдалану буенча фикер алышты

2011 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сэнг Хо Шин әфәнде җитәкчелегендәге “Колон” Көньяк Корея компанияләре төркеме җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Анда “Колон” компаниясе вәкиле Янг Кук Нох, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Инвестиция үсеше агентыгы җитәкчесе Ленар Якупов, “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкат Кантюков, “Газпром”ның транспортлау, газны җир астында саклау һәм куллану буенча департамент башлыгы урынбасары Валерий Матюшечкин һ.б. катнашты.
Яклар автотранспорт өлкәсендә, гомумән, шәһәр хуҗалыгында табигый газны файдалану буенча фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов “Колон” компаниясе тәкъдимнәре белән кызыксынуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, автотранспортны газга күчерү программасы бүген бик актуаль һәм өстенлекле, бигрәк тә экология проблемалары һәм атмосферага зыянлы калдыклар чыгару мәсьәләсен хәл иткәндә.
Республика башлыгы кунакларга илдә мондый тәҗрибә бар, әмма, кызганычка каршы, камилләшмәгән, дип белдерде. “Газпром” һәм “Газпром трансгаз Казан” бүлендек предприятиеләре шулай ук озак вакыт әлеге мәсьәләне өйрәнү белән шөгыльләнә, дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International