Татарстан Президенты: Авыл хуҗалыгы – республика икътисадының төп тармагы

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы – республика икътисадының төп тармагы һәм республиканың азык-төлек иминлегенең нигезе булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантанада хәбәр итте. 

Казан теннис академиясендә узган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, алдынгы районнар җитәкчеләре, тармакның иң яхшы механизаторлары һәм ветераннары катнашты. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатенә республика җыелма төбәк продуктының 11%ы туры килә. Авыл хуҗалыгы җыелма продукция күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан лидерлар рәтендә һәм Идел буе федераль округында беренче урында. 

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, соңгы еллардагы һава торышының уңайсыз булуына карамастан, быел Татарстан үзенең потенциалын саклап кала алды һәм 5 млн. тоннадан артык бөртекле ашлык җыйды. «Без шулай ук шикәр чөгендеренең рекордлы  уңышына өмет итәбез – 2,8 млн. тоннадан артык, бу күрсәткечне 3 миллионга җиткерү мөмкинлеге бар. Республика сөт терлекчелеге буенча танылган лидер. 2017 елда сөт барлыгы 1,8 млн. тонна җитештереләчәк, үсеш – 2,2 процент, 500 мең тоннага якын терлек һәм кош ите җитештереләчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул асссызыклаганча Татарстан – республиканың агросәнәгать комплексы бүген ил төбәкләре арасында халкын төп продукция төрләре белән тәэмин итүчеләрнең берсе, шуның шактый өлешен илнең башка төбәкләренә дә чыгара, диде Рөстәм Миңнеханов: «Бу – меңләгән агрономнар, терлекчеләр, механизаторлар, ветеринарлар коллективларының тырыш хезмәте һәм төпле гамәлләре нәтиҗәсе. Безнең кешеләр – авылның төп байлыгы!». 

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, Татарстанда кече хуҗалык рәвешләренә дә зур игътибар бирелә. Бүген төбәктә 450 меңләп шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 мең 700 фермер хуҗалыгы, 1 мең 200 гаилә фермасы уңышлы эшли. Аларга республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы туры килә.

Республикада эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла. 2017 елда терлекчелек объектларын, элеваторларны, теплица комплексларын төзү һәм яңарту эше дәвам итә. Авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү  инфраструктурасы үсә.

«Соңгы елларда авыл халкының тормыш шартларын яхшырту буенча авылга юнәлешле 37 программа эшли. Монда мәгариф һәм спорт объектлары төзелә, килер юллар салына, медицина учреждениеләре һәм мәдәният объектлары корыла», - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов тармак ветераннарына, энергетикларга, машина төзүчеләргә һәм транспортчыларга аерым рәхмәтләрен җиткерде.  

Аннары Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгының тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлады, аларга уңышлар теләде.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә килгән телеграммада Россия Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев та тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International