Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согудның Россиягә дәүләт визиты кысаларындагы Росси-Согуд Гарәбстаны сөйләшүләрендә катнашты.
Россия Президенты Владимир Путин белән Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд очрашуы Кремльда узды. Ике ил арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә багланышларны үстерү турында сүз барды. Халыкара мәсьәләләре турында да сөйләштеләр.
Шуннан Россия-Согуд Гарәбстаны сөйләшүләре киң составта дәвам итте.
Россия Президенты Владимир Путин ассызыклаганча, бу Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре тарихында Согуд Гарәбстаны Мәлигенең беренче визиты. "Ышанам, сезнең визит ике яклы дәүләтара мөнәсәбәтләргә яңа, гаять көчле этәргеч бирәчәк", - диде РФ Президенты.
Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча документлар имзаланды.
Тулырак мәгълүмат биредә: http://www.kremlin.ru/events/president/transcripts/55777