Рөстәм Миңнеханов: "Ятим балаларга ярдәм итү системасы камилләштерүгә мохтаҗ"

2011 елның 13 сентябре, сишәмбе

Рәсми мәгълүматлар буенча, Россиядә ятим балалар саны 700 меңнән артып китә. Чынлыкта исә бу саннар берничә тапкырга артык, ди белгечләр. Татарстанга килгәндә, республикада ятимнәр саны 12 мең 300 дән артык. Шуларның 741е балалар йортларында, интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнә. Ятимнәрнең 90 проценттан артыгы әти-әнисе исән була торып та, алар назыннан мәхрүм балалар, ягъни социаль ятимнәр категориясенә карый. Әлеге мәгълүматлар бүген Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Лаеш Мәдәният йортында узган күчмә утырышында яңгырады. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Премьер-министр урынбасары Шамил Гафаров һ.б. катнашты.
Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны социаль адаптацияләү сөйләшүнең төп темасы булды. Аерым алганда, ятимлекнең үзәк проблемалары, аларга ярдәм чаралары белән бәйле мәсьәләләр күтәрелде.
Президент Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, тыныч тормыш шартларында социаль ятимлек иң куркыныч социаль күренешкә әйләнә бара. Узган ел республикада ятимнәр исемлеген 1472 бала тулыландырган булса, шуларның 953 енең әти-әниләре исән-сау. Алар я бу хокуктан мәхрүм ителгән, яки җәзаларны үтәү урыннарында. Республика башлыгы бала тудыру йортыннан ук сабыйларның социаль ятимнәр исемлеген тулыландыруына аерым басым ясады. Узган ел Татарстанда әни булырлык кешеләр 146 сабыйны бала тудыру йортында калдырып чыккан булса, быелның узган 7 аенда гына да шундый бичара сабыйларның саны 60 ка җыелган. “Балаларны социаль учреждениеләргә, гаиләләргә тәрбиягә бирү ятимлек проблемаларын чишүнең бер ягы гына. Социаль ятимлекне профилактикалау үзәк урынны алып торырга тиеш”, - дип ассызыклый Президент. Балигъ булмаган аналардан туган балалар иң беренчеләрдән булып шундый риск төркеменә керә. Президент китергән саннардан күренгәнчә, 2010 елда Татарстанда 17 яше дә тулмаган яшь әниләрдән 282 бала туган. Бала тудыручы кызларның араларында яше 14 кә җитмәүчеләре дә бар. Наркоман ата-аналардан туган балалар да әлеге риск төркемен тулыландыра.
Бүгенге көндә республикада ятим һәм караучысыз балаларны социаль адаптацияләү белән 40 учреждение (балалар йортлары, интернат-мәктәпләр һ.б.) шөгыльләнә. “Ятимнәрне тәрбияләүдә һәртөрле форма яшәүгә лаеклы. Ләкин бу балаларны гаиләләргә тәрбиягә бирү иң яхшысы”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Аның белдерүенчә, республикада тәрбиягә бала алучы гаиләләр институты соңгы дистә елда үсеш кичерә. Бүген мондый гаиләләр саны 2183 кә җитә. Аның нәтиҗәсе буларак, соңгы 4 елда Татарстанда балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләр саны 8 гә кимегән. Аерым районнар ятимнәргә гаилә тәрбиясе бирүне өстенлекле бурыч итеп куйган. Актаныш, Апас, Теләче, Ютазы, Мөслим Спас районнарында ятимнәр балалар йортларына җибәрелми, бары гаиләләргә тәрбиягә бирелә. Президент шул ук вакытта тәрбиягә алынган гаиләләрдән балаларны кире ятимнәр йортларына кайтару фактлары булуга игътибар юнәлтте. Узган ел республикада шундый 28 очрак теркәлгән. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар, Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләренә моның сәбәпләрен анализлап, тәрбиягә балалар алучы гаиләләр белән тагын да тыгызрак, игътибарлырак эшләргә, инвалид балаларны тәрбиягә алган, өлкән яшьтәге опекун гаиләләре белән эшләүгә зур игътибар бирергә чакырды.
Ятимнәрне олы тормышка аяк басканда адаптацияләү дә зур эшчәнлек таләп итә. Республикада, рәсми мәгълүматларга караганда, балалар йортларында тәрбияләнгән 31 кешенең бүген иректән мәхрүм ителүе мәгълүм. Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советының күчмә утырышында тәрбиягә бала алучы ата-аналарны әзерләү, ятимнәр эшләре белән шөгыльләнүче хәйрия һ.б. оешмаларның эшчәнлеген коррдинацияләү мәсьәләсе күтәрелде. Бу өлкәдә уңай үрнәк күрсәткән Лаеш муниципаль районы билгеләп үтелде.
ТР да Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина ятимнәрне торак белән тәэмин итү, хәзер аларга Дәүләт торак фондыннан социаль найм буенча, дәүләт биргән торак сертификатлары белән түләп алу шартларында тораклар бирү мөмкинлеге каралуын сөйләде. Шул ук вакытта кайбер районнарда торак шартларын яхшырту өчен чиратларга бастырганда ятимнәрнең хокуклары бозылуга игътибар юнәлтте. Кайбер районнарның Башкарма комитетлары ятимнәрнең балигълык яшенә җитмәвен сылтау итеп, аларны торак шартларын яхшыртуга чиратка бастырмый икән. Нәтиҗәдә, чираты булмаган бала, балалар йортыннан чыкканда торыр җирсез кала. Вәкаләтле вәкил моның нигезле түгеллеген, җыелма исемлеккә ятимнәр балалар йортында тәрбияләнгән чорда ук кертелергә тиешлекне искәртте. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең алга таба бу хокукларны яклап көрәшәчәген ассызыклады.
Утырышта шулай ук тәрбиягә бала алган гаиләләр, хәйриячеләр очраша торган, гаилә кыйммәтләрен пропагандалаучы мәйдан ролен үтәүче, балаларны тәрбиягә алган гаиләләр турында сөйләүче видеосюжетлар урын алган, реаль вакыт режимында юристлар, табиблар консультациясен алып була торган республика гаилә порталын төзү тәкъдиме дә яңгырады.
Рөстәм Миңнеханов социаль ятимлекне профилактикалауны көчәйтү әһәмиятен ассызыклап, ятимнәрне үз канаты астына алган гаиләләр хакында массакүләм мәгълүмат чараларында күбрәк сөйләү кирәклегенә басым ясады. Шулай ук ул ятимнәргә сыйфатлы ярдәм күрсәтү системасын камилләштерү зарурлыгын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International