Бүген “Сочи-2011" халыкара инвестиция форумында Татарстан, Пермь крае һәм Башкортстан арасында “Универсаль электрон карта” проектын гамәгә кую максатыннан, төбәкара тулы вәкаләтле оешма булдыру турындагы меморандум имзаланды.
Татарстан Президенты катнашында ТР стендындагы документка Татарстан вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Башкортстан Премьер-министры урынбасары Марат Мулюков һәм Пермь крае мәгълүмат үсеше агентлыгы җитәкчесе Денис Миронов кул куйды.
Николай Никифоров журналистларга белдерүенчә, Татарстан Идел буе федераль округлары төбәкләренә “Универсаль электрон карта” проектын гамәлгә кую өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим иткән. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры сүзләренә караганда, 9 төбәк тәкъдимне кабул иткән, якын арада алар белән дә шундый меморандум имзаланачак.
“Башкортстан белән Пермь крае – мәгълүматлаштыру, “Электрон Хөкүмәт”, “Электрон хезмәтләр” өлкәсендә инновация проектларын кертү өлкәсендә иң җитди партнерлар”, дип билгеләп үтте Николай Никифоров.