Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочига эш сәфәре белән килде.
Эш сәфәренең төп максаты – XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашу.
Иртәгә, Рөстәм Миңнеханов Сочида вакытта «Сириус» мәгариф үзәгендә булачак, Skypark (Сочи милли паркында биеклектә урнашкан Россиядәге беренче маҗаралар паркы) эше белән танышачак.
Аннары Медиаүзәктә (Олимпия проспекты) Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының күргәзмә стендын, шулай ук шулай ук Россиянең башка төбәкләрнең экспозицияләрен һәм XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале мәйданчыкларын караячак. Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасыннан фестивальгә килгән делегатлар белән очрашуы көтелә.
Төштән соң XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивален ачу тантанасы узачак. Тантана кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясаячак.