Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россиядә беренче булган биеклектәге Skypark маҗаралар паркында булды.
Skypark Сочиның милли паркында, Адлердан 11 километр ераклыкта, диңгездән 330 метр биеклектә урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов анда дөньядагы иң озын һәм имин асылмалы күпердән узды («Скайбрижд»). Биредә ике күзәтү мәйданчыгы бар, аннан Кара диңгез ярына, Ахштыр тарлавыгына, Мзытма елгасы үзәненә манзара ачыла.
Күпер уртасында 207 метр биеклектә «Банджи207» аттракционы бар.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Zipline аттракционын карады һәм Ахштыр тарлавыгын узды.