Рөстәм Миңнеханов XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивален ачу тантанасында катнашты

2017 елның 15 октябре, якшәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивален ачу тантанасында катнашты.

Чара Сочида, «Большой» боз сарае аренасында узды.

XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивален Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путин ачык дип игълан итте.

Фестиваль делегатларын һәм кунакларын сәламләп, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россия өченче тапкыр үз территориясендә шундый фестивальне кабул итә. Быел төп чаралар Сочиның Олимпия паркында уза һәм анда дөньяның 180 иленнән килгән 20 меңләп яшь кеше – студентларның фәндә, иҗатта, спортта һәм сәясәттә уңышлар казанган иң яхшы вәкилләре җыелачак. Фестивальнең фән-мәгариф, шулай ук мәдәният һәм спорт буенча киң программасы бар.

«Ышанам, сез – төрле илләрдән килгән, төрле милләттән һәм төрле диннән булган яшьләрне уртак хисләр, уртак кыйммәтләр һәм максатлар, азатлыкка, бәхеткә, планетабызда тынычлыкка һәм татулыкка омтылыш, иҗат итү, зур үрләр яулау хисе берләштерә, – диде Владимир Путин. – Ә без сез уңышка ирешсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез. Яшьлеккә хас энергия, талант гаять зур көчкә ия сез. Яшь буын һәрвакыт новаторлык идеяләре алып килә. Сезгә экспериментлар, бәхәсләр хас, әйберләрнең гадәти торышы белән килешмәү хас. Омтылыгыз. Киләчәгегезне үзегез иҗат итегез. Дөньяны үзгәртергә, яхшырак итәргә тырышыгыз. Барысы да хәлегездән килә. Иң мөһиме, бары тик алга гына барырга тырышу. Ә фестиваль туганлашуы сезгә тормышыгыздагы иң кыю һәм иң күркәм максатларыгызга һәм хыялларыгызга ирешергә һичшиксез ярдәм итәтчәк».

Төгәлрәк - http://www.kremlin.ru/events/president/news/55841

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International