Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ленинград өлкәсенә эшлекле сәфәр кыла. Бүген республика башлыгы Санкт-Петербургка килде, “Пулково” аэропортында аны Ленинград өлкәсе вице-губернаторы – Ленинград өлкәсе губернаторының Закон чыгару Җыенындагы вәкаләтле вәкиле Александр Кузнецов, Ленинград өлкәсенең тышкы икътисади һәм төбәкара элемтәләр комитеты рәисе Владимир Колесников каршы алды.
Татарстан делегациясе составына шулай ук вице-премьер – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, "Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов керә.
Эш сәфәре барышында Татарстан Президенты Ленинград өлкәсе губернаторы Валерий Сердюков белән очрашачак, “Усть-Луга” диңгез сәүдә портында һәм “Галактика” ҖЧҖ сөт комбинатында булачак. Шулай ук Татарстан һәм Ленинград өлкәсе икътисади потенциалының презентациясе узачак.