Рөстәм Миңнеханов "Ачык инноавцияләр" VI халыкара форумының пленар утырышында катнашты

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында "Ачык инноавцияләр" VI халыкара форумының пленар утырышында катнашты.

Чара "Сколково" инновацион үзәгендә узды.

Әлеге форум Мәскәүдә 2012 елдан бирле Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Мәскәү хөкүмәте, "Роснано" инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды, Россия венчур компаниясе, "Сколково" инновацияләргә ярдәм фонды, Внешэкономбанк тарафыннан үткәрелә.

Форум темаларга бүленеп өч көн дәвамында уза. Беренче көн тәртиптәге төп мәсъәлә - гадәттәге компанияләр һәм тармакларның цифрага күчүе, идарә технологияләшрендә революция. Икенче көн, дөньның цифра технологияләренә күчү сәбәпле, дәүләт идарәсе системасында үзгәрешләргә багышланган. "Ачык инноавцияләр" форумының өченче көне социаль юнәлешкә багышлана.

Бүген пленар утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашында узды.

"Цифрлы икътисад бүгенге көн чынбарлыгы инде, һәм хакимият кушуы яисә аерым эшкуарлар теләге белән түгел. Бу безнең әйләнә-тирәдәге мохит, - диде Дмитрий Медведев. - Смартфон, мобиль интернет, социаль челтәрләрдә аралашу, e-commerce, электрон түләүләр - болар барысы да хәзерге заман шарты. Мәгълъматларны эшкәртү кулланучылар гадәтләрен алдан күрү мөмкинлеген бирә генә түгелә әле, ә гомумән базарларны үзгәртүче яңа бизнес-модельләр төзәргә мөмкинлек бирә. 10-15 ел элек кенә моны күз алдына китерү дә катлаулы иде".

Тулырак мәгълүмат- http://government.ru/news/29668/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International