“Технологик ялганыш һәм энергия саклау буенча чыгымнарны субсидияләү” программасы мөмкинлекләреннән эшмәкәрләр бик сүлпән файдалана

2011 елның 20 сентябре, сишәмбе

Быел Татарстанда “Эш башы” (“Начало дела”) программасы буенча 319 эшмәкәр 50 процентлы ташлама белән юридик, консалтинг һәм бухгалтерлык хезмәтләреннән файдалануга ирешкән. Шул рәвешле аларга, 1,7 млн. сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Шушы һәм республикада кече, урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча башка программалар үтәлеше хакында бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов сөйләде.

“Социаль бизнес” программасының беренче этабы йомгаклары буенча, 103 җиңүчегә гомуми суммасы 30,9 млн. сумлык грантлар бүленгән. Җиңгән проектларның 46 сы халык нәфис һөнәрчелеге, 8 е – сәламәтлек саклау, тагын 8 е –физкультура һәм спорт, 4 проект – туризм, 14 е – мәгариф һәм ялны оештыру, 17 се - көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, 6 сы халыкның социаль якланмаган катлавының мәшгульлеген тәэмин итү өлкәләренә карый.
“Инновацияләрне һәм технологик модернизацияне кулланылышка кертү” программасының беренче этабы нәтиҗәсендә исә 31 җиңүчегә 65 млн. сумлык субсидияләр бүленгән. Алар инновацияле эшләнмәләрне коммерциализацияләү, мәгълүмат технологияләре, медицина, сәнәгать, приборлар төзелеше, химия һәм нефть химиясе өлкәләрендә модернизациягә кагылышлы проектларны тормышка ашыруга тотылачак.

Әлеге ярдәм программаларында катнашу буенча конкурсның икенче этабы, “Лизинг-грант” программасы кебек үк, 3 октябрьдә старт алачак.

Ә менә “Технологик ялганыш һәм энергия саклау буенча чыгымнарны субсидияләү” программасы мөмкинлекләреннән эшмәкәрләр бик сүлпән файдалана. Линар Якупов сүзләренә караганда, аның буенча июль аеннан башлап эшмәкәрләрдән 9 заявка алынган. “Агентлык технологик ялганыш һәм энергия саклау буенча компенсацияләргә заявкаларны кабул итәргә, карарга һәрвакыт әзер. Ләкин хәзергә эшмәкәрләр бик сүлпән. Әллә инде аларның күбесе мондый программаның эшләвен бөтенләй белми, әллә инде мондый компенсацияләргә мохтаҗ түгелләр”, - дип аптырый Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International