Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия Тхэквондо федерациясе президенты Анатолий Терехов белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Министрлар Кабинеты сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Борис Менделевич катнашты.
Яклар 2012 елда Казанда тхэквондо буенча Ауропа квалификацияле турнирына әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, халыкара дәрәҗәдәге мондый ярышлар киләчәктә Татарстан Республикасында тхэквондоны үстерүгә мөмкинлек бирәчәк.