Бүген Татарстан Республикасына Башкортстан Республикасының рәсми делегациясе килде. Делегацияне Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкли.
"Бигеш" халыкара һава аланында делегацияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Шамил Зарипов, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Яр Чаллы шәһәре мэры Васил Шәехраҗиев, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм башкалар каршы алды.
Кунаклар Түбән Камада урнашкан "ТАНЕКО" комплексы, "КАМАЗ" ААҖнең җитештерү цехлары, Яр Чаллыдагы "Мастер" индустриаль паркына барырга ниятли.
Көннең икенче яртысында делегация Казанда булачак. Биредә Универсиада объектлары, Казан (Идел буе) федераль университетына бару планлаштырыла.
Шулай ук, бүген Казанда Татарстандагы Башкортстан көннәре ачылачак. М.Җәлил ис. опера һәм балет театрында Башкортстан сәнгать осталарының концерты узачак.