Рөстәм Миңнеханов Хьюстонда хосусый тикшеренү университеты – Райс Университетында булды

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Техас штатының Хьюстон шәһәрендә урнашкан хосусый тикшеренү университеты  – Райс Университетында булды.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре  кыла (2017 елның 22-24 октябре).

Уильям Марш Райс Университетына 1912 елда нигез салынган һәм  университет булдыруга барлык байлыгын керткән кеше исеме белән атала.  

Райс Университеты кампусы урманлык эчендә 1,15 кв. км мәйданда урнашкан.  

Райс Университетында укулар 8 мәктәптә оештырылган, шуларның алтысы  төп белемгә нигезләнә, болар икәү – югары белем һәм югары белемнән соң белем. Университет бакалаврлар әзерләү буенча 40 программа тәкъдим итә, 51 – магистрлар һәм 29 докторлык программасы.

Искәртик, бүген «Техас – Татарстан» эшлекле форумы кысаларында Райс Университы белән Әлмәт дәүләт нефть институты арасында килешү имзаланды.

Райс Университетында Рөстәм Миңнеханов өчен кампус буйлап экскурсия оештырдылар, уку йортының тарихын сөйләделәр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясенең башка әгъзалары Райс Университеты ректораты вәкилләре белән очрашты.

Райс Университеты вәкилләре Татарстан белән, аерым алганда, Әлмәт дәүләт нефть институты белән киләчәк хезмәттәшлек турында үз карашлары белән уртаклаштылар.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Райс Университеты белән хезмәттәшлек итәргә теләвен раслады. Аның сүзләренчә, уртак эш, аерым алганда, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештырырга, студентлар һәм мөгаллимнәр алмашырга була. Ул шулай ук мөгаллимнәрне һәм университетның җитәкче составын Татарстанга һәм Казанга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International