2011 елда Татарстан Республикасында шикәр чөгендеренең тулай җыемы 1,8 миллион тонна тәшкил итәр дип көтелә. Татлы тамыр 80 мең гектар мәйданны били. Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов республика киңәшмәсендә әнә шул хакта хәбәр итте.
Видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Минсәгыйрь Нуретдиновның сүзләренә караганда, бүгенге көндә шикәр чөгендере барлык мәйданның 17 процентында җыеп алынган, уңыш гектарыннан уртача 272 центнер тәшкил итә.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын республикада кукуруз һәм рапс җыюның темпы түбән булуына юнәлтте. Бүгенге көндә рапс 100 мең гектар мәйданда җыеп алынган, тагын 22 мең гектарда урып-җыю эшләрен башкарасы бар.
2011 елгы “икенче икмәк” уңышына килгәндә, соңгы мәгълүматларга караганда 100 мең тоннадан артык бәрәңге казып алынган. Уңыш гектарыннан уртача 164 центнер тәшкил итә. Республикада бәрәңге 12,8 мең гектар мәйданда игелә, шуның 6,2 мең гектарында уңыш җыеп алынган.
Минсәгыйрь Нуретдинов хәбәр иткәнчә, кайбер муниципаль районнар ашлык тапшыру буенча «РАЦИН» ААҖ алдында үз йөкләмәләрен үтәмәгән. Районнарның ашлыкны тулы күләмдә тапшырмау сәбәпләренең берсе – инвесторларның тоткарлык ясавында. Бу, атап әйткәндә, Бөгелмә, Кайбыч, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Тәтеш һәм Чистай районнары.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль район җитәкчеләренә ашлык тапшыруда тәртип урнаштыру һәм «РАЦИН» ААҖ алдында үз йөкләмәләрен үтәү җәһәтеннән тәкъдим белән мөрәҗәгать итте