Илдар Халиков: "Дүшәмбе һәр мәктәп һәм һәр балалар бакчасында җылы булырга тиеш"

2011 елның 23 сентябре, җомга

“Дүшәмбе иртәнге сәгать җидегә республикада барлык балалар, сәламәтлек саклау учреждениеләренә җылылык бирелгән булырга тиеш. Киресе булганда, бу җаваплы затларның бурычны үти алмавын күрсәтәчәк”. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә муниципаль берәмлекләр башлыкларын шулай дип кисәтеп, аларга бу мәсьәләгә контрольне көчәйтү бурычын йөкләде. Республикада торак төзелеше һәм аны сафка бастыру мәсьәләләренә багышлап видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерүенчә, бүген республикада торак йортларның 31 процентына җылылык бирелгән. “Шул ук вакытта социаль-мәдәни объектларның 75 проценты буенча җылылык белән тәэмин итүгә кагылышлы карарлар чыгаруны тизләтергә кирәк. Норматив документлар булмаган килеш, җылылык бирү белән шөгыльләнеп булмаячак”, - дип искәртте ул.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын тагын бер кат Татарстанда җылылык җибәрү буенча махсус режим кертелүенә юнәлтте. Аның белдерүенчә, беренче чиратта, балалар бакчалары, мәктәпләр, шулай ук соцаль-мәдәни учреждениеләргә җылылык бирүне тиз арада тәэмин итәргә кирәк. Торак йортларны җылылык белән тәэмин итү дә актуаль булып кала. “Алга куйган бурычны үтәү өчен, муниципалитет җитәкчеләре проблемалы урыннарны тиз арада ачыклап чаралар күрергә тиеш. Ә җылылык җибәрү белән шөгыльләнүче бригадаларның көнне төнгә ялгап эшләве зарур. Яллар соңрак булыр”, - дип басым ясады Илдар Халиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International