Рөстәм Миңнеханов Болгариянең РФдәге Илчесе Бойко Коцев белән хезмәттәшлекне үстерүнең яңа юллары турында фикер алышты

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгария Республикасының Россия  Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Бойко Коцев җитәкчелегендәге Болгария делегациясе белән очрашты. 

«Россия-Болгария мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Болгария арасындагы хезмәттәшлекнең торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләшү өчен яхшы мөмкинлекләр бар», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул ассызыклаганча, Татарстан белән Болгарияне уртак тарих һәм мәдәният берләштерә. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бүген республикада тарихи-мәдәни мирасны торгызу буенча зур эшләр алып барыла. Хәзер Татарстан территориясендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының өч объекты бар: Казан Кремле, Болгар тарих-архитектура комплексы һәм Успенье соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастыре.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, тарихи багланышлар ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүгә этәрә. «Безнең өчен сезнең ил белән элемтәләр кызыклы. Бигрәк тә туризм өлкәсендә. Советлар чорында иң яхшы курортлар Болгариядә иде. Сездә диңгез шәп, кирәкле инфраструктура һәм сервис бар, шулай ук телләребез дә бер-беренә якын», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Бойко Коцев үз чиратында белдергәнчә, Татарстан-Болгария хезмәттәшлеген ныгыту өчен барлык шартнамәләр һәм килешүләр бар. Шуңа да карамастан, мөнәсәбәтләрдә динамика юк.

«Без монда килеп диалог урнаштыруны мөһим дип санадык», - диде Илче. 

Әңгәмә барышында яклар үзара товар әйләнеше күләмнәрен арттыру, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, нефть химиясе, туризм өлкәсендә тыгызрак хезмәттәшлек урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев  һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International