Татарстан Президенты Россия-Мисыр эшлекле советы рәисе Михаил Орлов белән очрашты

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Мисыр эшлекле советы рәисе Михаил Орлов белән очрашты.     

Очрашуда катнашучылар Мисыр компанияләре белән эшлекле багланышларны үстерү буенча уртак гамәлләр турында, сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә конкрет проектлар эшләү өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.    

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International