Рөстәм Миңнеханов Арча районында 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәпне ачты һәм социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа йортта булды

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Арча районына эш сәфәре кыла. 

Арчада Рөстәм Миңнеханов 500 урынлык 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү учреждениесен ачу тантанасында катнашты. 

Чыгышында ТР Президенты район халкын бу күңелле вакыйга белән котлады, ә төзүчеләргә сыйфатлы мәктәп бинасы төзүләре өчен рәхмәт белдерде. 

"Бу мәктәп Арча районына хезмәт итсен, яхшы укучылар әзерләсен", - диде Татарстан Президенты. Ул шулай ук әлеге уку йортын тәмамлаучылар тормышта үз урыннарын табып, Арча районы, гомумән республика иминлегенә хезмәт итеп, уңышка ирешсеннәр дип теләде. 

Татарстан Республикасында биш елда 926 мәктәп капиталь ремонтланды, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, быел инде дүртенче мәктәп ачабыз. Ул шулай ук билгеләгәнчә, төбәктә федераль үзәк ярдәме белән мәктәпләр төзелә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, киләсе елда республикада тагын 4-5 яңа мәктәп төзү планлаштырыла. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү эше дә алып барылачак. "Балалар - безнең киләчәгебез, алар яхшы шартларда тәрбияләнергә һәм үсәргә тиеш", - диде Татарстан Президенты. 

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев Татарстан Президенты һәм республика җитәкчелегенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт җиткерде. Ул искәрткәнчә, Татарстан Президенты ел ахырында төрле уңай сәбәпләр буенча килә. "Өч ел элек районда боз сарае ачылды, узган ел балалар бакчасы һәм хастаханә ачылды, ә быел шундый матур мәктәп ачыла", - диде Илшат Нуриев. 

Бүген шулай ук эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Арчада 24 фатирлы торак йортны карады (М.Җәлил ур., 9А). Аны социаль ипотека программасы буенча төзегәннәр. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче рәсми затлар берничә фатрины карады, йортта фатир алучыларны котлады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International