Равил Моратов: “Көзге чакырылышка әзерлек тулысынча үткәрелгән”

2011 елның 3 октябре, дүшәмбе

Мәгълүм булганча, 1 нче октябрь көнне көзге чакырылыш старт алды һәм ул 31 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген шул уңайдан ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов катнашында чакырылыш комиссиясе утырышы узды.

“Тулаем алганда, көзге чакырылышка әзерлек яхшы алып барылды, егетләрне хәрби хезмәткә әзерләп җибәрүгә кагылышлы РФ Президенты тарафыннан куелган бурычлар уңышлы хәл ителер дип ышанасы килә. Безгә инде хәзер киләсе елның язгы чакырылышы турында уйларга кирәк”, - дип башлады чыгышын Равил Моратов. Аның сүзләренә караганда, язгы чакырылышка әзерлек кысаларында, республика югары уку йортлары җитәкчелегенә хәрби частьләр белән шефлык мөнәсәбәтләре булдыруны кайгыртырга кирәк. Хәрби часть бүлекчәләре егетләр белем ала торган белгечлекләргә якын килеп сайланырга тиеш. “Кызганычка каршы, бүлекчәләрдә әле тәртипсезлек җитәрлек, конфликтлы вәзгыятьләрне хәл итүгә безгә дә тыкшынырга туры килә кайчак”, - дип белдерде ул.

Утырышта Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин агымдагы елның язгы чакырылыш нәтиҗәләре һәм көзге чакырылышка әзерлек турындагы мәгълүмат белән хисап тотты. Көзге чакырылыш чорында төп басым 1984-1993 елгы яшүсмер егетләргә ясалачак. Чакырылыш комиссияләренә 30 меңгә якын татарстанлы чакырылачак һәм аның 5 меңгә якыны хәрби хезмәткә алыначак. Коралланган Көчләргә беренче сәфәр 25 нче октябрьдә булыр дип көтелә. Призывникларның төп өлеше Коры җир гаскәрләренең хәрби частьләрендә һәм берләшмәләрендә хезмәт итәчәк, 5,7 процент өлеше - хәрби-һава, 19,3 проценты эчке гаскәрләрләрдә, 6,4 процент кеше хәрби-диңгез флотында, 8,5 процент стратегик билгеләнешле ракета гаскәрләрендә, 6 проценты һава-десант гаскәрләрендә һәм 3 проценты тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Хәрби-учет белгечлегенә ия 2166 кеше гаскәрләргә җибәрелергә әзерләнә.

Хәрби комиссар искәртеп узганча, язгы чакырылыш чорында 5600 кеше Армиягә алынган, чакырылыш комиссияләренә 28407 кеше җәлеп ителгән булган. Югары уку йортын тәмамлаган – 23 һәм махсус урта уку йортларын төгәлләгән 50 кеше медицина чакырылыш комиссияләренә килмәгән. Алар белән хокук саклау органнары эшләячәк. 5600 кешенең 4 меңгә якыны вуз һәм ссуз тәмамлаучылар. Югары уку йортларын тәмамлаган 1080 һәм махсус урта уку йортларында белем алган 400 кеше, имтиханнар тапшыру һәм диплом яклау белән соңга калганлыктан һәм сәламәтлек торышы буенча язгы чакырылыштан төшеп калган. Сергей Погодин сүзләренә караганда, көзге чакырылышта, беренче чиратта, нәкъ менә алар игътибар үзәгендә булачак.

Хәрби комиссар җыю пунктларына килүче призывникларның сәламәтлек мәсьәләсенә дә тукталды. Язгы чакырылыш чорында табибларга 772 кешенең сәламәтлеген яңадан тикшерергә туры килгән. “Җыю пунктында булу вакыты кырыс контрольдә булачак – моның өчен бер я ике тәүлек кенә каралган. Без транспортка чыгымнар мәсьәләсен дә катгыйландыруны таләп итәбез. Районнарда призывникларның сәламәтлек торышын җиренә җиткереп тикшермичә Казанга юллауны туктатырга кирәк. Бу мәсьәләдә без үзебезгә артык ирек рөхсәт итәргә тиеш түгел”, – дип басым ясады ул. Шелтә белдереп, Сергей Погодин Ютазы, Апас, Яшел Үзән районнарын мисалга китерде. Җыю пунктларына китерелгән 11 кешенең наркотик чаралар куллануы ачыкланган.

“Сергей Погодин язгы чакырылышка әзерлек фундаменты хәзердән үк салына башларга тиеш, - дип төгәлләде чыгышын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International