Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы утырышын үткәрде

2011 елның 3 октябре, дүшәмбе

Узган 9 ай нәтиҗәләренә караганда, ТР нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең кайберләрендә табышның кимүе күзәтелә. Табышның сизелерлек өлешен чимал һәм материалларга бәяләр арту “йота бара икән. Бу хакта бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” җәмгыятенең ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Директорлар Советы утырышында хәбәр ителде. ТР нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең 9 айдагы эшчәнлегенең якынча нәтиҗәләре аның көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәләләрнең берсе иде.

Төп доклад белән чыгыш ясаган “Татнефтехиминвест-холдинг”ның генераль директоры Рафинат Яруллин сүзләренә караганда, агымдагы елның өченче кварталы икътисади кризисның икенче дулкыны якынлашу ихтималы хакында актив фикер алышулар фонында узган. Моңа Ауропа берлегенә кергән илләрдә бюджет кытлыгы, фонд һәм товар биржаларында котировкалар төшү җирлек биргән. 2011 ел башында нефть, газ, химия комплексы продукциясенә бәяләр актив рәвештә үссә, өченче кварталда бәяләрдә тотрыклылык яки төшү күзәтелгән. Шулай да, Рафинат Яруллин белдергәенчә, бәяләрнең гомуми дәрәҗәсе югары калган.

Бу елның икенче яртысында дөньяның әйдәп баручы илләрендә нефть, газ, химия комплексында үсеш темпларының кимүе күзтелгән. Моңа охшаш хәл Россия, шул исәптән, Татарстанның әлеге комплекс предприятиеләре эшчәнлегендә дә чагылыш тапкан.

Рафинат Яруллин комплексның нигез компанияләренең эш күрсәткечләренә аерым тукталды. Аннан күренгәнчә, бу чорда комплекс предприятиеләрендә керем 27 процентка артып, күләме 486 млрд. сумга җиткән. Уртача хезмәт хакы 26210 сум тәшкил иткән. Хезмәткә түләүнең реаль дәрәҗәсенең уңай динамикасы, рентабельлелек күзәтелә. “Шул ук вакытта аерым предприятиеләрдә табышның кимүе күзәтелә. Табышның сизелерлек өлешен чимал һәм материалларга бәяләр арту “йота бара”, - ди Рафинат Яруллин. Аның сүзләренә караганда, соңгы 5 елда химия, нефть химиясе тармагында чимал, материаллар сатып алуга чыгымнар 3,3 тапкырга арткан. Ягъни аның товар продукциясендәге өлеше 47 проценттан 57 процентка үскән. Шул сәбәпле, комплекс предприятиеләрендә инвестицияләү өчен капитал туплау бик акрын бара. Ул исә, үз чиратында, җитештерү динамикасына тискәре йогынты ясый.

Комплексның база предприятиеләрендә җитештерү күләме узган 9 айда, 2010 елгы дәрәҗәдә калган. Химия һәм нефть химиясендә үсеш 1,3 процент чамасы гына. Рафинат Яруллин аңлатканча, моңа 2008-2009 еллардагы кризис йогынтысында күп кенә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны кичектерү сәбәп булган.

Фаразларга караганда, киләсе елда дөнья базарында углеводород чималына сорау үсәчәк, базарда тәкъдим кытлыгы булачак. Россиядә нефть чыгару һәм эшкәртү күләме артыр дип көтелә.

Узган 9 ай нәтиҗәләре буенча, “Татнефть”тә нефть чыгаруда 0,3 процентка үсеш көтелә (19 млн. 400 мең тоннага кадәр). Кереме 26 процентка, ягъни 231 млрд. сумга кадәр артыр дип ниятләнелә. Ә сатудан килгән керемнең 38 процентка, ягъни 71млрд. сумга кадәр үсеше көтелә. “ТАИФ-НК”җәмгыятенең финанс нәтиҗәләренә килгәндә, аның кереме 35 процентка артыр дип көтелә, республика бюджетына күчерә торган салым түләүләре 1,5 тапкырга күбрәк булыр дип уйлыйлар. “Боларның барысы да предприятие керемнәренең сизелерлек артуын дәлилли”, - ди Рафинат Яруллин.

Ул “Түбән Кама нефтехим” ААҖ нең югары тотрыклы финанс-производство күрсәткечләрен бирүен аерым билгеләп үтте. Биредә 9 ай нәтиҗәләре буенча җитештерү индексында үсеш 6 процент тәшкил итә. Көтелгән кереме 91,5 млрд. сумлык. 9 ай нәтиҗәләре буенча база мономерларын - этилен, пропиленнар, бутадиен һәм бензол эшләп чыгару 937 мең тонна булачак. Полимерлар һәм каучук җитештерү алга карап үсеш темпларын биргән. Аларны суммар җитештерү күләме 920 мең тонна.

Рафинат Яруллин шул ук вакытта республикада этилен һәм бутадиенга кытлык булуына басым ясады. Чимал кытлыгы, үз чиратында, “Казаноргсинтез” һәм “НефтеХимСэвилен” һәм “Казан синтетик каучук заводы” җәмгыятьләренең җитештерү күрсәткечләренә тискәре йогынты ясаган. Өченче кварталда, мәсәлән, синтетик каучук заводында бутадиен каучук производствосы туктатылган. “НефтеХимСэвилен”да исә 9 ай нәтиҗәләре буенча, полиэтилен җитештерү ике тапкырга, “Казан оргсинтез”да 15 процентка кыскарган. Шушы кыенлыкларга да карамастан, предприятиеләр уңай үсеш темпларын һәм керем белән эшләүне тәэмин итә алдылар, дип ассызыклады “Татнефтехиминвест-холдинг”ның генераль директоры. “Казан оргсинтез”да, мәсәлән, моңа поликарбонат һәм полимер торбалар җитештерүне арттыру исәбенә ирешелгән.

“Нәфис-Косметикс”ка килгәндә, ул узган 9 айда җитештерү күләме буенча үткән елдагы дәрәҗәне бирә. Сыек юу чаралары, кер сабыны, глицерин чыгаруны арттырган. Ә менә исле сабын, коры чистарту чаралары эшләү кимегән. “Җитештерүдә сүлпән динамика Россия базарының бу төр продуктлар белән күпләп тулуы белән бәйле. Шул шартларда “Нәфис-Косметикс” товар ассортиментын киңәйтүгә йөз тоткан. Брендны көчәйтү буенча зур эш алып барды. Шушыларның барысы да керемен 9,4 процентка арттырыга, рентабельлелеген күтәрергә ярдәм итте”, - ди Рафинат Яруллин.

“Түбән Кама шин”, “Түбән Кама техуглерод” җәмгытендә дә җитештерү үсешендә уңай динамика көтелә. “Кварт” җәмгыятендә продукция җитештерү күләме 22 процентка арткан. 1,3 млрд. сумнан артык керем алыныр дип көтелә.
“Комплекста чагыштырмача уңай финанс күрсәткечләре белән беррәттән, акрынаю билгеләре сизелә”, - дип басым ясый Рафинат Яруллин. Бары югары динамиканы пластмасса эшкәртү үзәге генә биргән. Кризисның киләсе дулкынына әзер булу өчен, үсеш нокталары зуррак булырга тиеш, дип ассызыклады ул. Аның белдерүенчә, алга таба үсешне эре тоннажлы җитештерү куәтләреннән башка күзаллау мөмкин түгел.

Ул комплекстагы күпчелек предприятиеләрдә инвестицион тәнәфеснең сузылуына игътибарны юнәлтте. Быелның беренче яртысында 27 млрд. сумлык инвестицияләр үзләштерелгән. Бу, узган ике ел дәрәҗәсеннән түбән. Эре проектлардан, төзелеш бары “ТАНЕКО”, АБС-пластика комплеслары буенча гына алып барыла. Ә менә күп проектлар әле һаман бизнес планлаштыру стадиясендә кала. Кайбер проектлар буенча инвестицияләү турында карар бөтенләй кабул ителмәгән.

“3 ел элек кризис башланганда, тармак предприятиеләренең югары бурыч йөкләмәләре бар иде.Ләкин ул вакытта әле тәмамланып килә торган эре проектларыбыз бар иде. Бу югары куәтләрне үзләштерү компанияләргә авыр шартларны узу өчен мөһим фактор булды. Кризисның яңа дулкыны чыга калганда, комплекс предпряитиеләре аңа тагын да зуррак бурыч йөкләмәсе белән керәчәк. Бу юлы инде теге чактагы кебек предприятиеләрнең яңа куәтләре юк”, - ди Рафинат Яруллин.

Аның ассызыклавынча, чимал белән тәэмин итү нефть химиясендә үзәк урынны алып тора. “Уртак көч белән 2030 елга кадәрге чорга Россиянең нефть, газ, химия тармагы үсеше планына ике проектны үткәрә алдык. Аның берсе үткәргеч торба инфраструктурасына карый. Алар гамәлгә ашырылса, безнең база предприятиеләре җитәрлек күләмдә арзанлы чимал белән тәэмин ителер иде”, - ди холдингның генераль директоры. Рафинат Яруллин комплекс предприятиеләрен чимал белән тоткарлыксыз тәэмин итү өчен, Россиядәге табигый газ запасының 70 проценты тупланган Ямал-Ненец автономияле округы белән хезмәттәшлекне үстерү, хезмәттәшлекнең җентекле планын эшләү мөһимлеген ассызклады.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген яңгыраган фикерләрне исәпкә алып, тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Президент ассызыклаганча, чимал белән тәэмин итү мәсьәләсе ачык кала. “Бу өлкәдә системалы эш таләп ителә. Моңа безнең резервларыбыз да бар, мөмкинлекләр дә зур”, - дип искәртте ул. Президент тагын бер кат нефть, газ, химия комплексының республика икътисадының төп үсеш ноктасы булуына игътибар юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International