Татарлар Австралиянең иҗтимагый-мәдәни тормышта зур роль уйный

2011 елның 4 октябре, сишәмбе

“Австралиядә яшәүче милләттәшләребез белән очрашу Татарстан делегациясендә ике төрле хис калдырды. Аларның барысы да саф татар әдәби телендә сөйләшә, гореф-гадәтләребезне саклый, татар телендә җырлый, бии, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил кебек әдипләребез әсәрләрен өйрәнә, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. Болар бездә зур соклану уятты. Икенче яктан, Татарстандагы татар яшьләрен күз алдына китергәндә, моңсурак та. Аларның да Австралиядәге милләттәшләребездән калышмыйча камил дәрәҗәдә татар телендә сөйләшүенә ирешергә иде”. Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан рәсми делегациясенең Австралиягә рәсми сәфәре кысаларында Аделаидада милләттәшләребез белән булган очрашуын делегация әгъзасы, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов әнә шулай шәрехләде. Бүген ТР Хөкүмәт йортында үткән брифинг Татарстан рәсми делегациясенең узган атнада Сингапур һәм Австралиягә визиты йомгакларына багышланган иде.

Матбугат очрашуында катнашкан ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов та, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров та Австралия татарларын хәлле, белемле, зыялы, иҗтимагый-мәдәни тормышта актив катнашучы буларак сурәтләде. Австрлиядәге милләттәшләребез арасында фән эшлекләре дә, эшмәкәрләр дә, хокук белгечләре, дәүләт хезмәткәрләре дә бар.

Австралиядәге татар җәмгыяте икенче Бөтендөнья сугышыннан соң формалаша башлый. Аңа 1945 елда Кытайның Маньчжурия провинциясеннән килгән татарлар нигез сала. Араларында патша Россиясе чорында Идел буе төбәгеннән сәүдә эшләре белән Шәркый Төркестанга килеп төпләнгән, вакытлар узу белән Австралиягә килеп урнашкан татарларның дәвамчылары да бар. Бүген Австралиядәге татар җәмгыятендә 500 дән артык кеше, ягъни 50 дән артык гаилә исәпләнә. Аларның күбесен туганлык җепләре бәйли. Татарларның төп өлеше илнең көньягында Аделаидада гомер кичерә. Күптән түгел Көньяк Австралия штаты Хөкүмәте дәрәҗәсендә татарларның әлеге кыйтгага килүенең юбилей датасы билгеләп үтелгән. “Биредәге татар диаспорасы, Финляндия, АКШ, Төркия татарлары белән чагыштырганда, күләме буенча зур түгел. Шулай булуга карамастан, эчтәлеге, ягъни элемтәләре, аралашулары буенча алардан калышмый”, - ди Ренат Закиров.

Ул Көньяк Австралиядә яшәүче татар яшьләренең туган телләрен камил белүендә ата-аналарының роле зур, дип саный. Алар көче белән ике якшәмбе мәктәбе, балалар иҗат коллективлары төзелгән. Шулай ук Бөтендөнья Татар конгрессы белән ныклы элемтәләр дә үз өлешен кертә. “Конгресс инде дистә ел андагы татар җәмгыятьләре белән тыгыз элемтәдә. Телне өйрәтү буенча максатчан эш алып барыла. Андагы татар балалары телне камилләштерү өчен Татарстанга килә. 2008 елда Австралиядән 17 баланы берләштергән төркем телне камилләштерү максатында ике ай Татарстанда булды. Бу юнәлештә без барлык шартларны тудырырга телибез”, - ди Ренат Закиров.

Аның сүзләренә караганда, бүген дә Көньяк Австралиягә татарлар күчеп килү процессы дәвам итә. Милләттәшләребезне биредә кабул итәргә Хөкүмәт дәрәҗәсендә әзерләр. “Бу татарларның биредәге иҗтимагый-мәдәни тормышта зур роль уйнавын раслый”, - ди Ренат Закиров. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе сүзләренә караганда, әлеге илгә күчеп китәргә теләк белдергән милләттәшләребез бар. Күптән түгел конгресска шундый 3 гаилә контактлар сорап мөрҗәгать иткән.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән күптән түгел узган очрашуда милләттәшләребез биредә имамга, телне өйрәнүче мөгаллимнәргә, шулай ук пиар-проектлар белән шөгыльләнә торган актив яшьләргә ихтыяҗ булуын җиткереп, моны хәл итүдә ярдәм сораган. Биредәге милләттәшләребез белән хезмәттәшлеккә килгәндә, ул, нигездә, интеллектуаль өлкәдә булыр дип күзалланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International