Бүген ТР Хөкүмәте йортында Лахти шәһәре Инновация-технология үзәге белән Казандагы “Идея” технопаркы арасында хезмәттәшлек Меморандумына кул куелды. Документны Лахти үзәгенең генераль директоры Лаури Юлестало, үзәкнең илкүләм программасы директоры Мари Пансар-Каллио һәм “Идея” генераль директоры Сергей Юшко имзалады. Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Финляндиянең әйләнә-тирә мохит министры урынбасары Ханнеле Покка катнашында узды.
Әлеге документ буенча эш агымдагы елның март аенда Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Финляндиягә эшлекле сәфәре кысаларында башланган иде.