Рөстәм Миңнеханов: Эшкуарлык һәм мәгариф өлкәсеннән тыш Татарстан белән Финляндия спорт һәм туризм өлкәсендә дә мөнәсәбәтләрне үстерә ала

2011 елның 5 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы үсеш, кече һәм урта бизнес проектларына ярдәм күрсәтү өлкәсендә Финляндия тәҗрибәсен өйрәнде. Хәзерге вакытта, Финляндия белгечләре катнашында, бу эш тагын да системалырак төс алды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең әйләнә-тирә мохит министры урынбасары Ханнеле Покка белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының тышкы икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты.

Ханнеле Покка җитәкчелегендәге Финляндия делегациясе әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Финляндиянең барлык уртак проектлары да дәвам иттереләчәген билгеләп үтте. Ул искәртеп узганча, Финляндия Президенты Тарья Халоненның Татарстанга визиты ике якка да файдалы мөнәсәбәтләргә яхшы старт бирде. Әлеге мөнәсәбәтләр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Финляндиягә эш визиты барышында тагын да зуррак үсеш алды.

ТР башлыгы Татарстанда виза үзәге ачу турында мөһим карарга килгән өчен Финляндия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, әлеге адым туристлар агымын, шулай ук Татарстан һәм Финляндия предприятиеләре арасындагы бизнес-элемтәләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә Татарстан һәм Финляндия экология ведомстволарының “Казан – безнең яшел шәһәр” концепциясе өстендә бергәләп эшләвен искәртеп узды. Татарстан башкаласы илнең әйдәп баручы шәһәрләренең берсенә әверелә, диде ул, һәм бу эш дәвам иттерелергә тиеш. 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиада да проектның актуальлеген арттыра.

Бизнес һәм мәгариф өлкәсендәге элемтәләрдән тыш, Татарстан һәм Финляндия спорт һәм туризм өлкәләрендә дә мөнәсәбәтләрне үстерә ала, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, хезмәттәшлек механизмын табарга, логистика төзергә, туристлар өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк.

Финляндиянең әйләнә-тирә мохит министры урынбасары Ханнеле Покка, үз чиратында, хәзерге вакытта Финляндия Хөкүмәтендә экология мәсьәләләренә бик җитди игътибар бирелүен хәбәр итте. Бу – табигый ресурслардан файдалану, предприятиеләрнең әйләнә-тирә мохиткә карата мөнәсәбәте һәм башка мәсьәләләр. Ул шулай ук “Казан – безнең яшел шәһәр” проекты концепциясе өстендәге уртак эшнең әһәмиятен билгеләп үтте.

Очрашу ахырында Лахти шәһәре Инновацион-технология үзәге (Финляндия) һәм “Идея” технопаркы (Казан) арасында хезмәттәшлек турындагы Меморандумга кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International