Р.Миңнеханов: "Газ хуҗалыгы сакчыл мөнәсәбәтне таләб итә"

2011 елның 5 октябре, чәршәмбе

Газ инфраструктурасы объектларының имин эшчәнлеге өчен “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ һәм торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре генә түгел, республика җитәкчелеге, муниципаль хакимият органнары да җавап бирергә тиеш. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган газ инфраструктурасының имин эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашучыларга әнә шул хакта искәртте.

Киңәшмәдә төп доклад белән “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков чыгыш ясады. Ул, беренче чиратта, Татарстан территориясендә газ белән тәэмин итүнең бердәм системасы элементлары, шулай ук бүлгеч газ челтәрләре һәм инфраструктураның башка элементлары 2011-2012 еллардагы көзге-кышкы чорга тулысынча әзер булуы хакында белдерде.

Рәфкать Кантюков Татарстанда газ инфраструктурасы объектларының имин эшчәнлегенә бәйле проблемалар хакында хәбәр итте.

ТР Президенты иминлек зоналарында биналар төзүнең зур куркыныч тудыруына игътибар юнәлтте. Рөстәм Миңнеханов магистраль газүткәргечләрнең сафтан чыгу очраклары турында искәртте. “Тыелган зоналарда төзелеш алып бару турында карарлар кабул итүче вазифаи затлар кеше гомерен куркыныч астына куялар. Мин прокуратурадан мондый фактларның барысын да каравын сорыйм”, - диде Р.Миңнеханов.

Газ инфраструктурасы объектлары янында җир һәм төзелеш эшләре алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очраклары да газ сәнәгатендә эшләүчеләрдә хәвеф тудыра. Рәфкать Кантюков рөхсәт алмыйча гына һәм газ хезмәтендә эшләүчеләрне җәлеп итеп эш башкарган вакытта килеп чыккан берничә авария очрагын мисал итеп китерде.

Рәфкать Кантюков шулай ук тулай торакларны газ белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә игътибар юнәлтте.

“Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры тагын бер мәсьәлә - фатирларда газ счетчиклары урнаштыру кирәклеге хакында хәбәр итте. Бу эшне закон нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына төгәлләргә кирәк. Әлегә Татарстанда счетчиклар газ кергән фатирларның 43,7 процентында урнаштырылган. Тагын 751 мең счетчик куярга кирәк, шул ук вакытта 2010 елда Татарстанда нибары 18 мең шундый прибор урнаштырылган.

Республика Президенты Ирек Фәйзуллин һәм Рәфкать Кантюковка счетчик сатып алуның лизинг формасын билгеләү турында күрсәтмә бирде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук газ счетчикларын урнаштыруны күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасына кертергә боерды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә ахырында газ инфраструктурасын эксплуатацияләү өлкәсендәге закон бозуларның зур куркыныч китереп чыгарырга мөмкин икәнлеген билгеләп үтте.

Р.Миңнеханов прокуратура органнарына газ хуҗалыгын эксплуатацияләү мәсьәләсен даими контрольдә тотарга, шулай ук кабул иткән карарлары куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуга китергән вазифаи затларга тиешле бәя бирергә кушты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International