ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов француз челтәренең Татарстандагы беренче гипермаркетын ачу тантанасында катнашты

2011 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Ашан” гипермаркетлар челтәренең Казандагы тәүге кибете ишекләрен ачты. Аның ачылышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Чарада шулай ук Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, “Ашан”ның Россиядәге президенты Франсуа Коломбье, “Ашан Россия” генераль директоры Жан-Пьер Жермен, “Ашан Казан” гипермаркеты директоры Ришар Деннелен һ.б. катнашты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда эре яңа сәүдә комплексының ачылуын “Ашан”ның Россиядәге чираттагы уңышы дип бәяләде. Президент ассызыклавынча, Казанда бүген дөньякүләм һәм Россия күләмендә танылган шактый гына компанияләр эшли. Шулар янына яңа компаниянең килүе кулланучылар базарында конкуренцияне тагын да көчәйтәчәк, ә сатып алучыларга үзләре теләгән товарны сайлап алуга күбрәк мөмкинлек ачыла. Республика башлыгы шул ук вакытта “Ашан” Татарстан җитештерүчеләре продукциясенә зур игътибар итәр дигән теләктә калды. Ул республиканың сөт җитештерү буенча илдә лидерлар сафында баруын ассызыклады, бездә сыйфатлы сөт, ит продукциясе, яшелчә җитештерелүгә игътибар юнәлтте. “Ашан”ның Казандагы сәүдә челтәре генә түгел, башка шәһәрләрдәгеләре дә сезнең логистика схемасы буенча бу продукция белән тәэмин ителә алыр иде, дип Президент ике арадагы хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.

“Ашан Россия” генераль директоры Жан-Пьер Жермен сүзләренә караганда, “Ашан”ның үзе эшләгән төбәкләрдәге стратегиясе бер үк. “Беренче чиратта, җирле товар белән тәэмин итүчеләрне үстерергә телибез. Алар арасыннан илкүләм тәэмин итүчеләр дәрәҗәсенә үсеп чыгучылар - “Ашан” эшләгән башка төбәкләрдә дә үз продукциясен тәкъдим ителүчеләр бар. Биредә дә шулай булды. Әлегә ике предприятие - “Яшел Үзән сөт комбинаты” белән “ВАМИН” җәмгыятьләре “Ашан”ның Россиядәге илкүләм тәэмин итүчеләренә әйләнде”, - ди ул. Аның сүзләренә караганда, сәүдә челтәрендә җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек аларның теләкләрен исәпкә алып һәм товарларның ассортиментына бәйле рәвештә урнаштырыла.

Казандагы проектка, Жан-Пьер Жермен сүзләренә караганда, 500 млн. сумнан артык инвестицияләр салынган. “Ашан”ның Россиядәге президенты Франсуа Коломбье бу сәүдә үзәге ачылу Татарстан җитәкчелегенең яңа чит ил инвесторларына мөнәсәбәте, икътисадны үстерүгә булган игътибары хакында сөйли, дип ассызыклады.

“Южный” сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан әлеге сәүдә ноктасында казанлылар игътибарына 35 меңләп исемдәге азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар тәкъдим ителәчәк, 59 кассада хезмәт күрсәтеләчәк. Сатып алучыларга махсус өйрәтелгән 400 хезмәткәр ярдәмгә киләчәк.

“АШАН Казан” гипермаркеты директоры Ришар Деннелен эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләре булмый торып, сәүдә челтәренең базардагы өлеше турында сөйләргә иртәрәк, барысы да клиентларга бәйле ди.

“Ашан” челтәре Россия базарында 2002 елдан бирле эшли. Казанда ачылган гипермаркет “Ашан”ның Россиядәге 46 нчы, дөньядагы 583 нче кибете.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International