Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Чистай” индустриаль паркының төзелеш мәйданчыгында булды. Парк төзелеше белән шулай ук ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башка рәсми затлар танышты.
Рөстәм Миңнеханов индустриаль паркның төзелеш эшләре алып барыла торган энергетика үзәгендә булды. Бинада урнаштырылган энергетика үзәге казаннары җылылыкны быелның ахырына кадәр бирәчәк. Шуннан соң ТР Президенты төзелеш штабында индустриаль парк резидентлары белән киңәшмә үткәрде.
Татарстан башлыгы яңа индустриаль паркның тәүге адымнары анда зур тәэсир калдыруы хакында хәбәр итте.
“Паркның яхшы зур мәйданчыгы бар, шәһәрдә эшче көчләр күп, резидентларга бездән нинди ярдәм таләп ителүен беләсе килә”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Хәзерге вакытта индустриаль паркта 12 резидент теркәлгән, бүген аларның барысы да гамәлгә ашыруның төрле этапларында торган үз проектларын тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектларны югары бәяләде. Шул ук вакытта, Татарстан Президентының сүзләренә караганда, аларны гамәлгә ашыру өчен инвесторларга әле күп көч куярга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов республика ягыннан индустриаль парк резидентларына “Внешэкономбанк”та проектларны яклауда һәм алга таба продукцияне базарга чыгаруда ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте, барлык резидентларга да эшләрендә уңышлар теләде.