Узган елгы корылыктан соң, быел табигать фидакарь авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сөендерде. Уңайлы һава шартлары республика амбарларын 5 млн. тоннадан артык ашлык белән тулыландырырга мөмкинлек бирде. Татарстанда бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан 32,5 центнер тәшкил итте. Шушы мул уңышны тәэмин иткән фидакарьләрне якынлашып килүче Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан бүген “Баскет-холл”да хөрмәтләделәр. Уңыш бәйрәменә аларны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде.
Театральләштерелгән композициядән соң, бәйрәмнең рәсми өлешен ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачып җибәрде. Ул үз чыгышында быелгы нәтиҗәләргә генә тукталып калмыйча, алдагы бурычларга да тукталды.
“Бу авыл хуҗалыгы елы республикада агросәнәгать комплексын үстерү, үзебезнең товар җитештерүчеләргә ярдәм буенча алып барылган курсның дөрес икәнлеген раслады. Республика җитәкчелегенең тармакка бик вакытлы ярдәме нәтиҗәсендә, халкыбыз азык-төлек белән тотрыклы тәэмин ителде. Терлекләрнең баш санын саклап калырга мөмкин булды. Иң зур казанышны, әлбәттә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләре күрсәтте. Эш батыры - ил батыры, дигән мәкаль бар. Бу, чын мәгънәсендә сезгә туры килә”, - дип министр залда утырган хезмәт батырларына мөрәҗәгать итте.
Марат Әхмәтов ассызыклаганча, корылыклы узган елдан соң, быел мул уңыш алу җир кешесенә үз-үзенә ышанычны ныгыту ягыннан да әһәмиятле булган. Быел республикада бөртеклеләрдән җыеп алынган мул уңышка аеруча Актаныш һәм Арча районнары игенчеләре саллы өлеш керткән. Әлеге районнарның һәрберсендә 200 әр мең тонна уңыш җыеп алынган. Нурлат, Мөслим, Минзәлә, Сарман, Буа районнарында бөртеклеләр уңышы 170-181 мең тонна тәшкил итә. Бу уңдырышлы елда бөртеклеләрнең тулай җыемы гына түгел, башка культуралар уңышы да сөендерә. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бәрәңге уңышы 1,5 млн тонна тәшкил итсә, шикәр чөгендереннән 2 млн тоннага якын уңыш алыныр дип көтелә. Моннан тыш, бу җәйдә ел ярым-ике еллык терлек азыгы запасы әзерләнгән.
“Аерым рәхмәтемне терлекчеләргә җиткерер идем. Алар корылыктан соң авыр килгән кышны исән-имин чыга, терлекләрнең баш санын саклап кала алдылар. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки терлекчелек - республиканың яшәү рәвеше. Бүген Татарстан сөт сату күләмнәре буенча илдә беренче урында, шактый күләмдәге терлекчелек продукциясе белән башка төбәкләрне дә тәэмин итәбез. 1 млн. 900 мең тонна сөт, 431 мең тонна ит, 1,2 млрд. данә йомырка - авыл хезмәтчәннәренең республиканың, тулаем Россиянең авык-төлек базарына керткән өлеше әнә шундый”, - ди аграр министр.
Марат Әхмәтов Татарстанның агросәнәгать комплексында инвесторларның тоткан урынына аерым тукталды. “ВАМИН Татарстан”, “Ак Барс Холдинг”, “Кызыл Шәрык-Агро” һәм “Агросила групп” компанияләре кырларыннан гына да быел 1 млн. 750 мең тонна ашлык җыеп алынган. Бу, күрше Мари-Эл, Удмуртия республикалары һәм Киров өлкәләрендә алынган гомуми уңаштан да күбрәк. “Кызыл Шәрык-Агро” терлекчелекне үстерүдә дә алдынгы тәҗрибә мәктәбе булып тора. Җәмгыять ярдәме белән 10 эре сөтчелек комплексы, таналарны максатчан үстерү буенча 31 ферма эшли. Бу ел азагына кадәр үгезләр үстерү буенча комплекс, заманча җиһазландырылган ит комбинаты сафка басачак. Татарстанда кошчылыкны үстерү буенча зур эшләр алып барган “Агросила-групп” агрохолдингы исә быел 77 мең тоннадан артык кош ите җитештерергә ниятли. Предприятие көн саен 200 дән артык исемдәге продукцияне сәүдә челтәрләренә озата. Министр авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә шәхси хуҗалыкларның роленә аерым тукталып, аларны үстерү, югары технологияле гаилә фермалары төзелеше буенча максатчан эшчәнлекнең үз “җимешләрен” бирүен ассызыклады.
Республика үз алдына амбициоз бурыч - 2016 елга тулай төбәк продукты күләмен 2 трлн. сумга җиткерү бурычын куйды, дип искәртеп аграр министр, моңа ирешү өчен кирәкле шартларны барлап узды. Ул шул ук вакытта бүген тармакта шактый проблемалар булуын таный. Шуларның берсе – техник, технологик модернизацияләүгә кагыла. Боларга чишелеш табу өчен күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәклекне искәртеп, Марат Әхмәтов бүгенге авыл хуҗалыгының фән белән бәйләнешен үстерү зарурлыгына аерым басым ясады.
Министр тармак ветераннарына, хезмәткәрләренә, белгечләргә, район һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә рәхмәтен җиткереп, аларга бәрәкәтле мул тормыш теләде.
Быелгы авыл хуҗалыгы елы уңганнарын котларга сәхнәгә менгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Узган ел сынау елы булса, сезнең ярдәм белән республикада агросәнәгать комплексын саклап кала алдык, ә быел уңыш елы булды. Тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез үстергән авыл хуҗалыгы бүген дә уңышлы эшли. Бу күрше төбәкләр белән чагыштырганда ачык күренә”, - дип белдерде республика башлыгы. Президент шулай ук тармакны яшәтү һәм үстерүгә зур тырышлык куйган аграр министр һәм аның командасына, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, фидакарьлек үрнәге күрсәтүче хезмәт алдынгыларына аерым рәхмәтен җиткерде.
Соңрак Рөстәм Миңнеханов быелгы авыл хуҗалыгы елы йомгаклары буенча республиканың аграр тармагына саллы өлеш керткән бертөркем хезмәт алдынгыларына – комбайнчылар, механизаторлар, машина йөртүчеләр, сыер савучылар, терлекчеләр, инженер белгечләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Иң яхшы инвесторлар, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату буенча югары күрсәткечләр биргән районнар аерым билгеләп үтелде.