Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа проектларны гамәлгә кую буенча стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин белән очрашты. Шуның кысаларында Татарстан Республикасы һәм агентлык арасындагы хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Бүгенге көндә агентлыкны үстерү стратегиясен формалаштыру буенча эш ахырына якынлаша, аның күзәтүчеләр советына ТР Президенты да керде.
“Стратегияне формалаштырганда без республикада булган уңышлы тәҗрибәне кулланырга теләр идек. Әлеге килешү кысаларында, үзара хезмәттәшлек итәргә һәм Татарстанның уңышлы тәҗрибәсен агентлык эшчәнлегендә гамәлгә кертергә карар кылдык. Без аны актив рәвештә үз эшебездә кулланачакбыз”, - диде Андрей Никитин.
Әлеге килешү нигезендә, Татарстан үз проектларын гамәлгә ашыруда федераль дәрәҗәдә ярдәм алачак. Өстенлекләр сәнәгатькә, югары технологияләргә һәм авыл хуҗалыгы тармакларына биреләчәк.
“Татарстанның бизнес-климатны үзгәртүдә бик яхшы инициативалары бар. Аларны без дә федераль дәрәҗәдә яңгыратырбыз дип уйлыйм. Татарстан үз проектларын гамәлгә ашыруда федераль дәрәҗәдә ярдәмне беренче чиратта алачак”, - дип ышандырды агентлык җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, оешманың төп бурычы – үз бизнесларын киңрәк масштаблы итү җәһәтеннән, булдыклы лидерларга ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудыру. Стратегик инициативалар агентлыгының әлеге ярдәмне күрсәтү буенча барлык чаралары да әзер: «Внешэкономбанк» белән килешү төзелгән, якын арада тагын берничә килешү имзаланачак.
“Без игътибарыбызны аерым бер тармакларга түгел, ә кешеләргә юнәлтәбез. Нидер эшләүне мөһим санаган кешеләр бар, һәм без шуларның проектларына хәерхаһлык күрсәтәчәкбез. Безнең өчен проектның кәгазьдә генә булмавы, ә кешеләрнең аны гамәлгә ашыра башлавы зур әһәмияткә ия”, - диде Андрей Никитин.
Агентлыкның вәкиллеген төзү турында килешү – икенче адым булачак. Никитинның фаразлавынча, агентлыкны үстерү стратегиясе концепциясе күзәтүчеләр советында раслангач, бу эш ел ахырына кадәр башкарылачак.