Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов Теләче районында яңа боз сарае ачтылар

2017 елның 24 ноябре, җомга

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче районына бардылар, анда алар яңа боз сарае ачуда катнаштылар. 

«Теләче-Арена» физкультура-савыктыру комплексы ясалма боз белән җиһазландырылган һәм уку-күнегү, хоккей, шорт-трек һәм фигуралы шуу чаралары уздыру өчен билгеләнгән. Монда 360 бала һәм яшүсмер спорт белән шөгыльләнә алачак. 

Сәламләү сүзендә Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча илдә боз сарайлары, бассейннар һәм бүтән спорт объектлары төзү буенча масштаблы дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. 

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле белдергәнчә, «Теләче-Арена» – Татарстанда ачылган 41 нче боз сарае.  

Михаил Бабич Рөстәм Миңнехановка спортны үстерүгә һәм популяштыруга зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.  

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Теләче районы спорт инфраструктурасын үстерү буенча алдынгылар арасында бара. Берничә ел инде универсаль спорт  залы һәм ат спорты комплексы эшләп килә, район вәкилләре исә төрле бөтенроссия ярышларында бүләкле урыннарны яулыйлар. «Бу юнәлештә эш дәвам итә. Якын киләчәктә монда футбол манежы һәм бассейн төзергә җыеналар», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы барлык федераль программаларда да, шул исәптән спортны үстерүгә юнәлгәннәрендә дә катнаша. Ул Михаил Бабичка республикага күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.  

Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады. Шуннан соң Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы хоккей ветераннары командасы белән Теләче районы командасы арасындагы иптәшләрчә матчны башлап җибәрү өчен символик алка ташладылар. 

Моннан соң Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм Татарстан Республикасы Президенты «Батыр» спорт комплексына бардылар. Монда кунакларга Теләче авылында спорт кластерын үстерү, шулай ук киләчәк паркы «Спорт» проектын тәкъдир иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International