Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф академиясе президенты Николай Никандров белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Александр Терентьев, КФУ проректоры Рияз Минзарипов катнашты.
Татарстан башлыгы очрашу барышында Николай Никандровны Татарстанда алып барылучы фәнни эшчәнлек, аерым алганда, наноматериаллар өлкәсендәге эшләнмәләр белән таныштырды. Рөстәм Миңнеханов кунакка шулай ук мәгарифне үстерү буенча республикада гамәлгә ашырылучы стратегия хакында мәгълүмат бирде.
Очрашуда Татарстан белән Россия мәгариф академиясе арасында профессиональ педагог кадрлар һәм мәгариф программалары әзерләү буенча хезмәттәшлек перспективалары каралды.