Рөстәм Миңнеханов БГӘнә эш сәфәре кыла

2017 елның 26 ноябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Президент Абу-Даби шәһәренә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәре белән килдк. 

Эш сәфәренең төп максаты – сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясенең җиденче утырышында катнашу, утырыш Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм БГӘ Тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Әбдалла Әл Нәхайян рәислегендә узачак.

Моннан тыш, Татарстан Президенты «Россия – БГӘ: эшлекле хезмәттәшлек перспективлары» бизнес-форумы эшендә катнашачак. 

Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасының Дубайдагы Сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, «А.М. Горький ис. Зеленодольск суднолар төзелеше заводы» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов һәм башкалар озата йөри. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International