Дмитрий Медведев: “Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе һәрвакыт дәүләтнең даими контролендә булырга тиеш”

2011 елның 11 октябре, сишәмбе

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә икътисади җинаятьләр белән көрәш мәсьәләләре бүген РФ Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә узган видеокиңәшмәдә күтәрелде. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Ил башлыгы белдерүенчә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге җинаятьләр киң таралган күренеш. Җинаятьчеләрне әлеге тармактагы зур финанслар җәлеп итә. Дмитрий Медведев тарафыннан коммуналь оешмаларның һәм эре идарәче компанияләрнең соңгы 3 елдагы эшчәнлегенә комплекслы тикшерүләр уздыру бурычы куелган иде. Бүгенге киңәшмәдә аның нәтиҗәләрен Росфинмониторинг, Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитеты һәм Генераль прокуратура җитәкчеләре бәян итте.

РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев тикшерүләр барышында ачыкланган төп хокук бозулар дип коммуналь хезмәтләр бәяләрен чамадан тыш күтәрүне, финансларны торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенннән чит илләргә чыгаруны атады. Министр сүзләренә караганда, быел гына да гомуми күләме 10 млрд сумнан артык шундый операцияләр башкарылган. РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хокук бозулар өчен муниципаль берәмлекләр башлыкларының җаваплылыгын көчәйтергә тәкъдим итте.

Дмитрий Медведев торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җинаятьчел схемалар санының арта баруын, схемаларның катлаулануын искәртә. Шул ук вакытта бер көнлек фирмалар катнашындагы схемаларның мәңгелек тема булуына да басым ясады. Президент РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шуваловка бер көнлек фирмаларга контроль булдыру хакындагы закон проектларын эшләүне кыска вакыт эчендә тәмамлап, Дәүләт Думасына кертүне йөкләде. Президент шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә контрольнең “Бердәм Россия” партиясенең мөһим бурычларының берсе булуын ассызыклады.

Соңыннан Дмитрий Медведев киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын тагын бер кат әлеге өлкәнең җәмгыятьтә яңгыраш табучы өлкә булуына юнәлтте. “Анда безнең гражданнарның миллиард сумнары әйләнә. Әлеге өлкә дәүләтнең, җәмгыятьнең, сәяси партияләрнең даими контролендә булырга, һәр сум исәпкә алынырга тиеш. Барысын да: идарәче компанияләрне дә, торак милекчеләре ширкәтләрен дә, коммуналь структураларны, муниципалитетларны да контрольдә тотарга кирәк”, - дип ассызыклады Илбашы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International