Бүген ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов ТР Хөкүмәт йортында Россия Саклык банкы идарә рәисе урынбасары Андрей Донских белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, республиканың инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Саклык банкының Идел-Нократ банкы рәисе Ирина Кудрявцева, "Татарстан Саклык банкы" бүлекчәсе белән идарә итүче Рушан Сәхбиев тә катнашты.
Андрей Донских "Саклык банкы 2014 клиентлар күзләре" белән төбәк конференциясендә дә катнашачак. Бүген булып узган очрашуда Р.Миңнеханов һәм А.Донских Татарстан белән Саклык банкының үзара хезмәттәшлеге турында фикер алышты, банкның республикадагы челтәрен үстерү мәсьәләләре турында сөйләште.